Baradj — Nardughan (текст и слова песни)

Еракта еракта Кала Тау өстендә


Учаклар якканнар Нардуган төнендә


еракта еракта Зәй бозы өстендә


Җигемнәр чабыша Нардуган көнендә





Ә күптән бу җирдә яшәгән диюләр


Кала тау өстендә әче бал эчкәннәр


Пешерү алымын зур сакта тотканнар


Нардуган төнендә бер йотым татканнар





Болгар әмире бу җирне яулаган


Зәй сулары кызыл кан булганнар


Яшел болынны мәетләр каплаган



Кыю дияюләр мәнгегә югалган





Тик кыш уртасы айлыра җитешкәч





Яңа кояшның нурлары күренгәч


Ур артында ишетелә тавышлар


Бәйрәм итәләр элеке хуҗалар





еракта еракта Кала Тау өстендә


Әче бал эчәләр Нардуган төнендә


Еракта еракта Кала тау өстендә


Диюләр мирасы комган төбендә

Тексты и слова популярных русских песен
Добавить комментарий

Нажимая на кнопку "Отправить комментарий", я даю согласие на обработку персональных данных и принимаю политику конфиденциальности
This site is protected by reCAPTCHA and the Google Privacy Policy and Terms of Service apply.